Эдуард Касыймов — язучы |
|
|
|
Чәршәмбе, 09 Ноябрь 2011 | Караулар : 12880 |
|
Эдуард Салихҗан улы Касыймов — татар язучысы, СССР Язучылар берлеге әгъзасы.
Эдуард Касыймов 1930 елның 9 ноябрендә Киров өлкәсенең Нократ авылында туа. Казан дәүләт университетын тәмамлагач, берничә ел авыл мәктәпләрендә укыта. Соңыннан аспирантурада укый һәм 1966 елда кандидатлык диссертациясен яклый. Аннары иҗат белән шөгыльләнә.
Эдуард Касыймов 1988 елда вафат булды.
Иҗат
Аның балалар тормышына багышланган «Кызыл маяклар» дигән беренче хикәяләр җыентыгы 1959 елда дөнья күрә. Аннары ул «Кояш көн дә чыга», «Гомер ике килми», «Томан аша», «Бир кулыңны дустым», «Көмеш язулы кылыч», «Сорбонна» профессоры һәм без», «Һаваларда тургай» дигән повесть һәм романнар иҗат итте. Болардан тыш, язучының «Чулман – оныклар дәрьясы» дигән дилогиясе, «Күл малае» дигән хикәяләр җыентыгы, рус телендә «На Каме–реке» дигән очерклар китабы басылып чыкты. |
Артка
|